Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыру фонды средстволары хисабына финанс ярдәме алу турында

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Дәүләт корпорациясе – күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү өчен торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм фонды акчалары хисабына финанс ярдәме күрсәтү кагыйдәләрен раслау турында» 2017 елның 17 гыйнварындагы 18 номерлы карары нигезендә финанс ярдәме дәүләт корпорациясе – торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм күрсәтү фонды (алга таба – ТКХ фонды) күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәргәндә башкарыла торган энергия саклау чаралары чыгымнарын каплауга, күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрүгә кредиттан файдаланган өчен процентлар түләү чыгымнарына тотыла.

2017 елның 27 июленә Россия Федерациясе субъектларында күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрүгә Торак-коммуналь хуҗалыгы фонды средстволарының гомуми лимиты 849,38 млн. сумны тәшкил итә.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 17 гыйнварындагы 18 номерлы карары нигезендә күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү белән бәйле барлык кирәкле мәгълүмат ТКХ Фонды рәсми сайтының "Финанслаштыруны ничек алырга / 2017 елда капиталь ремонтка дәүләт ярдәме" бүлегендә урнаштырылган.



Понедельник, 26 сентября 2022, 14:46