Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

Административ бина

Социаль приют 1971 елда төзелеп, гомуми мәйданы 3684 кв.м. тәшкил иткән 2 катлы бинаны алып тора. Барлык биналар су, җылылык, электр энергиясе һәм канализация системалары белән җиһазландырылган. Социаль приют бинасында учреждение исеме язылган элмә такталар бар. Учреждение балигъ булмаганнарга социаль хезмәт күрсәтү эшчәнлеген башкара. Ишектән кергәч, үзәк фойеда телевизор куелган, килүчеләр трансляция аша кирәкле мәгълүмат ала алалар. Социаль приют структурасы, андагы тәртип һәм социаль хезмәт күрсәтү шартлары, күрсәтелә торган социаль хезмәтләр исемлеге, гариза үрнәкләре турында белешмәләр булган мәгълүмат стендлары, шулай ук учреждение эшчәнлеген регламентлаштыручы норматив-хокукый документлар бар. Килүчеләргә уңайлы булсын өчен кабинетларга юнәлтелгән күрсәткеч уклары куелган, кабинет ишекләренә тәртип саннары язылган, мәгълүмати элмә такталар урнаштырылган.

Клиентларга эшчәнлек буенча мәгълүмат алуны уңайлы һәм ачык итү максатларында, приютка  тел./факс: 8(8552) 51-91-90 телефоны, шулай ук  Spdp.Asyltash-chelny@tatar.ru электрон почтасы аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Социаль приютта клиентларның иминлеген тәэмин итү максатларында, янгынга каршы автомат сигнализация, экстрен полиция чакыру төймәсе урнаштырылган. Учреждение СанПин нормалары белән расланган нормативлар нигезендә кирәкле инвентарь белән җиһазландырылган.

Хезмәткәрләр өчен кабинетлар

Кабинетлар телефон элемтәсе, "Интернет" челтәренә тоташтырылган компьютер техникасы, оргтехника, офис мебеле, белгечләр канцелярия товарлары һәм язу кирәк-яраклары белән тәэмин ителгән. Административ-хуҗалык бүлеге, бүлек мөдирләре, социаль эш белгечләре эшләү өчен кабинетлар каралган.

Архив

Архив документлар саклый торган стеллажлар белән җиһазландырылган.

Склад биналары

Зур стеллажлар һәм киштәләр белән җиһазландырылган.

Балалар яшәү өчен төркемнәр

Интерьер заман таләпләренә җавап бирә. Һәр төркем уңайлы кроватьлар, шкафлар, тумбочкалар, урындыклар, өстәлләр, телевизор белән комплектлаштырылган. Җиһазланыш СанПин таләпләре нигезендә.

Табиб кабинеты

Кабинет педиатр һәм психоневролог тарафыннан тәрбияләнүчеләрне кабул итү, аларга медицина тикшерүе үткәрү, консультацияләр бирү өчен каралган һәм СанПин таләпләре нигезендә кирәкле мебель белән җиһазландырылган.

Процедуралар кабинеты

Кабинет медикаментлар саклау өчен шкафлар, медицина кушеткасы, медицина шкафы, буй үлчәгеч, үлчәүләр, бактерицидлы лампалар, медицина ширмасы, «Борная 2000» ингаляторы, «Витязь ГП-40-3» шкафы, суыткыч, дезинфекция чаралары өчен контейнерлар, кул юу өчен раковиналар, инвентарь юу өчен раковиналар белән җиһазландырылган. Җиһазланыш СанПин таләпләре нигезендә.

Медицина изоляторы

Кирәкле мебель һәм җиһазлар белән СанПин таләпләре нигезендә җиһазландырылган.

Спорт залы

Кирәкле мебель белән җиһазландырылган. Спорт инвентаре, спорт матлары, тренажерлар, кварц лампасы һәм башкалар бар. Җиһазланыш СанПин таләпләре нигезендә.

Методик кабинет

Оргтехника, офис мебеле белән җиһазландырылган. Китаплар, журналлар, методик һәм демонстрацияләү материаллары бар.

Психологик бушану кабинеты

Релаксация кабинеты

Сенсорлы бүлмә

Уен бүлмәсе

Комфортлы психологик климат булдыру өчен махсус җиһазлар бар.

«Проектор спецэффектов», «Световая трубка миди», «Фиброволокно», «Ультрафиолетовая лампа» яктырткычлары, «Ультрафиолетовый ковер» уен модуле; «Светящиеся перчатки», «Гигантские звезды» өстәл уеннары һәм башкалар бар. Биредә психик процессларны, эмоциональ-ихтыяр өлкәне үстерү, социаль-психологик бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән психологик консультацияләр бирү буенча шәхси һәм төркемләп дәресләр үткәрелә. Җиһазланыш СанПин таләпләре нигезендә.

Логопед кабинеты

Тәрбияләнүчеләр белән коррекцияле үсеш дәресләре алып бару өчен каралган. Анда көзге, өстәл, урындыклар, дәресләр өчен методик һәм демонстрацияләү материаллары. Җиһазланыш СанПин таләпләре нигезендә.

Кул эшләре кабинеты

Гамәли иҗат буенча шәхси һәм төркемләп дәресләр алып бару өчен каралган. Урындыклар, өстәлләр, стеллажлар, тегү машинкалары, мәгълүмат стендлары бар.

Музыка залы

Музыка уен кораллары, мультимедиа чаралары (музыкаль үзәк, проектор, экран, ноутбук), креслолар, уеннар һәм музыкаль-башкару эшчәнлеге өчен атрибутлар бар.

Ашханә

Ашханә 50 урынга исәпләнгән. Биредә тәрбияләнүчеләрне 5 тапкыр ашату оештырылган. Урындыклар, өстәлләр, көзгеләр, раковиналар, кул киптерү җайланмасы куелган. Җиһазланыш СанПин таләпләре нигезендә.

Кер юу бүлмәсе

Бүлмә тәрбияләнүчеләрнең урын-җирләрен, кием-салымнарын юу, киптерү һәм үтүкләү эшләрен башкару өчен каралган. 2 - автомат, 1 ярымавтомат кер юу машинасы, дезкамера, кер киптерү җайланмасы, колландер, үтүк бар. Җиһазланыш СанПин таләпләре нигезендә.

Автотранспорт

Учреждение балансында балаларны мәгариф һәм медицина учреждениеләренә йөртү өчен 2 автомобиль исәпләнә. Транспорт чаралары ЮХИДИ органнарында теркәлгән, техник яктан төзек, Глонасс приборлары, тахографлар белән җиһазланган. Катгый рәвештә тиешле максатларда һәм эксплуатацияләү документлары нигезендә файдаланыла, системалы тикшерелә.

Уңайлы мохит         Учреждение инвалидлар өчен өлешчә уңайлы.



Четверг, 6 июля 2023, 13:15