Дүшәмбе, 25 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

Административ бина

Социаль приют 1971 елда төзелгән, аның гомуми мәйданы 3684 кв.м. тәшкил иткән 2 катлы бинаны алып тора. Барлык бүлмәләр су, җылылык, электр энергиясе һәм канализация системалары белән җиһазландырылган. Социаль приют бинасында учреждение исеме язылган элмә такталар бар. Учреждение балигъ булмаганнарга социаль хезмәт күрсәтү эшчәнлеген башкара. Ишектән кергәч, үзәк фойеда телевизор куелган, килүчеләр трансляция аша кирәкле мәгълүмат ала алалар. Социаль приют структурасы, андагы тәртип һәм социаль хезмәт күрсәтү шартлары, күрсәтелә торган социаль хезмәтләр исемлеге, гариза үрнәкләре турында белешмәләр булган мәгълүмат стендлары, шулай ук учреждение эшчәнлеген регламентлаштыручы норматив-хокукый документлар бар. Килүчеләргә уңайлы булсын өчен кабинетларга юнәлтелгән күрсәткеч уклары куелган, кабинет ишекләренә тәртип саннары язылган, мәгълүмати элмә такталар урнаштырылган.

Клиентларга эшчәнлек буенча мәгълүмат алуны уңайлы һәм ачык итү максатларында, приютка  тел./факс: 8(8552) 51-91-90 телефоны, шулай ук  Spdp.Asyltash-chelny@tatar.ru электрон почтасы аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Социаль приютта клиентларның иминлеген тәэмин итү максатларында, янгынга каршы автомат сигнализация, экстрен полиция чакыру төймәсе урнаштырылган. Учреждение СанПин нормалары белән расланган нормативлар нигезендә кирәкле инвентарь белән җиһазландырылган.

Хезмәткәрләр өчен кабинетлар

Кабинетлар телефон элемтәсе, "Интернет" челтәренә тоташтырылган компьютер техникасы, оргтехника, офис мебеле, белгечләр канцелярия товарлары һәм язу кирәк-яраклары белән тәэмин ителгән. Административ-хуҗалык бүлеге, бүлек мөдирләре, социаль эш белгечләре эшләү өчен кабинетлар каралган.

Архив

Архив документлар саклый торган стеллажлар белән җиһазландырылган.

Склад биналары

Складлар зур стеллажлар һәм киштәләр белән җиһазландырылган.

Балалар яшәү өчен төркемнәр

Төркемнәрдәге интерьер заман таләпләренә җавап бирә. Һәр төркем уңайлы кроватьлар, шкафлар, тумбочкалар, урындыклар, өстәлләр, телевизор белән комплектлаштырылган. Җиһазланыш СанПин таләпләре нигезендә.

Табиб кабинеты

Кабинетта педиатр һәм психоневролог тәрбияләнүчеләрне кабул итә, аларга медицина тикшерүе үткәрә, консультацияләр бирә. Ул СанПин таләпләре нигезендә кирәкле мебель белән җиһазландырылган.

Процедуралар кабинеты

Кабинет медикаментлар саклау өчен шкафлар, медицина кушеткасы, медицина шкафы, буй үлчәгеч, үлчәүләр, бактерицидлы лампалар, медицина ширмасы, «Борная 2000» ингаляторы, «Витязь ГП-40-3» шкафы, суыткыч, дезинфекция чаралары өчен контейнерлар, кул юу өчен раковиналар, инвентарь юу өчен раковиналар белән тәэмин ителгән. Җиһазланыш СанПин таләпләре нигезендә.

Медицина изоляторы

Изолятор кирәкле мебель һәм җиһазлар белән СанПин таләпләре нигезендә җиһазландырылган.

Спорт залы

Спорт залы кирәкле мебель белән җиһазландырылган. Анда спорт инвентаре, спорт матлары, тренажерлар, кварц лампасы һәм башкалар бар. Җиһазланыш СанПин таләпләре нигезендә.

Методик кабинет

Кабинетта оргтехника, офис мебеле урнаштырылган. Китаплар, журналлар, методик һәм демонстрацияләү материаллары бар.

Психологик бушану кабинеты

Релаксация кабинеты

Сенсорлы бүлмә

"Лего-room" бүлмәсе

Комфортлы психологик климат булдыру өчен махсус җиһазлар куелган.

«Махсус эффектлар проекторы», «Миди яктырту трубкасы», «Фиброволокно», «Ультрашәмәхә лампа» яктырткычлары, «Ультрашәмәхә келәм» уен модуле; «Яктырткыч перчаткалар», «Гигант йолдызлар» өстәл уеннары һәм башкалар бар. Биредә психик процессларны, эмоциональ-ихтыяр өлкәне үстерү, социаль-психологик бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән психологик консультацияләр бирү буенча шәхси һәм төркемләп дәресләр үткәрелә. Җиһазланыш СанПин таләпләре нигезендә.

Бүлмә мәктәпкәчә яшьтәге тәрбияләнүчеләр өчен коррекцияле үсеш һәм интерактив дәресләр үткәрү, сәламәтлек саклау технологияләрен тормышка ашыру өчен билгеләнгән. 

Логопед кабинеты

Кабинет тәрбияләнүчеләр белән коррекцияле үсеш дәресләре алып бару өчен каралган. Анда көзге, өстәл, урындыклар, дәресләр өчен методик һәм демонстрацияләү материаллары бар. Җиһазланыш СанПин таләпләре нигезендә.

Кул эшләре кабинеты

Кабинет гамәли иҗат буенча шәхси һәм төркемләп дәресләр алып бару өчен каралган. Урындыклар, өстәлләр, стеллажлар, тегү машиналары, мәгълүмат стендлары бар.

Музыка залы

Музыка залында музыка уен кораллары, мультимедиа чаралары (музыкаль үзәк, проектор, экран, ноутбук), креслолар, уеннар һәм музыкаль-башкару эшчәнлеге өчен атрибутлар бар.

Ашханә

Ашханә 50 урынга исәпләнгән. Биредә тәрбияләнүчеләрне 5 тапкыр ашату оештырылган. Урындыклар, өстәлләр, көзгеләр, раковиналар, кул киптерү җайланмасы куелган. Җиһазланыш СанПин таләпләре нигезендә.

Кер юу бүлмәсе

Бүлмә тәрбияләнүчеләрнең урын-җирләрен, кием-салымнарын юу, киптерү һәм үтүкләү эшләрен башкару өчен каралган. 2 - автомат, 1 ярымавтомат кер юу машинасы, дезкамера, кер киптерү җайланмасы, колландер, үтүк бар. Җиһазланыш СанПин таләпләре нигезендә.

Автотранспорт

Учреждение балансында балаларны мәгариф һәм медицина учреждениеләренә йөртү өчен 2 автомобиль исәпләнә. Транспорт чаралары ЮХИДИ органнарында теркәлгән, техник яктан төзек, Глонасс приборлары, тахографлар белән җиһазланган. Катгый рәвештә тиешле максатларда һәм эксплуатацияләү документлары нигезендә файдаланыла, системалы тикшерелә.

Уңайлы мохит         Учреждение инвалидлар өчен өлешчә уңайлы.



Вторник, 20 августа 2024, 17:55