1 нче балалар музыка мәктәбе Чаллының иң кечкенә музыкантлары өчен кабат үзенең ишекләрен ачты. Анда яшь пианистларның "Бала рояль артында" II шәһәр конкурсы булды. Конкурс искиткеч педагог, талант иясе - Лидия Ремнева истәлегенә багышлана һәм гадәти булмаган форматка ия: анда 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге иң яшь музыкантлар катнаша.
"Бала рояль артында" конкурсы – ул балачак һәм талант бәйрәме. Оештыручылар фикеренчә, ул яшь пианистларның иҗади үсеше өчен беренче баскыч булып тора. Чарада җиңүчеләр – Гран-При ияләре, лауреатлар һәм дипломатлар билгеләнде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 17 ноябрь 2019, 09:36