Бүген Яр Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына 20 тоннадан артык авырлыктагы 2026 елда беренче һәм Махсус хәрби операция башланган вакыттан алып 51 нче шеф ярдәме партиясен җибәрделәр. Аны озатуда шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Башкарма комитет җитәкчеләре, Шәһәр советы депутатлары, шулай ук ТИҮ вәкилләре катнашты.

«Мин барыгызга да чын күңелдән ярдәмегез өчен рәхмәт белдерәм. Без бердәм булган һәм бер-беребезгә ярдәм иткән очракта, Россиянең күпмилләтле халкын җиңә алырлык көч табылмаячак. Шуңа күрә мин сезгә тынычлык, игелек, иминлек һәм сабырлык телим. Җиңү безнең кулда булачак!», - дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга шәһәр мэры.

Йөк составына «Нива», «Уаз» автомобильләре, чәнечкеле төягеч, квадроцикл, пиломатериаллар, автомобиль двигателе базасында генерацияләүче подстанцияләр, дарулар, маскировка челтәрләре һәм хәрбиләр өчен шәхси посылкалар кергән.
Йөк «Татарстан логистикасы
һәм автоташулары» коммерцияле булмаган
партнерлык» ассоциациясе акчалары
хисабына формалаштырылган. Наил
Мәһдиев сугышчыларга ярдәм иткәне
өчен предприятие җитәкчесе Михаил
Левашовка аерым рәхмәт белдерде: «Ул
Әфганстанда хезмәт итте, сугышчан
иптәшләрен югалтты, ләкин шулай да
күңеле каралмады, олы йөрәкле
кеше булып калды, сугыштан кире
кайтты, яраткан эшен тапты һәм бизнес
белән шөгыльләнә башлады. Безнең
ил шундый кешеләр ярдәмендә чәчәк
ата».

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 25 февраль 2026, 14:00



