Хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә игътибар Яр Чаллы шәһәре хакимияте эшендә өстенлекле булып кала.
Наил Мәһдиев иртәнге киңәшмә барышында шәһәрнең хәрбиләргә аерым игътибар бирүен ассызыклады. Моңа аның күптән түгел Санкт – Петербургка сәфәре һәм махсус хәрби операция катнашучылары реабилитация уза торган Киров исемендәге Хәрби-медицина академиясендә булуы дәлил булып тора.

«Запастагы офицер буларак, мин безнең хәрби хезмәткәрләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтүне үземнең бурычым дип саныйм. Мәсьәләне күз кырыннан чыгарырга хакыбыз юк. Без хәрби хезмәткәрләребезне дәвалау һәм тернәкләндерү курсы барышында озата барабыз, дәваланганнан соң очрашабыз. Тернәкләндерү белән бәйле барлык мәсьәләләрне хәл итәбез. Бу безнең өчен факультатив эш түгел. Безнең әхлакый, финанс ярдәмебез - бик кирәк һәм мөһим – бу безнең 1 нче бурычыбыз», – дип искәртте Наил Мәһдиев.
Шәһәр мэры шулай ук Татарстан Республикасы дәрәҗәсендә финанслауны таләп итә торган мәсьәләләргә дә кагылды. Шәһәрнең Сугыш ветераннары өчен госпитальнең матди-техник базасын ныгыту турында фикер алыша.

«Бу сорау белән безнең иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка мөрәҗәгать иттеләр. Без дәвалау-профилактика учреждениесенә нинди йөкләнеш булуын күрәбез. Шуңа күрә республика дәрәҗәсендә хәл итүне таләп итә торган мәсьәләләр дә бар», – дип өстәде шәһәр мэры.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Сугыш ветераннары өчен госпиталь узган елдан катлаулы операцияләр таләп ителгән сугышчыларга юлламалар бирә, шулай ук Хәрби-медицина академиясе табиблары белән телемедицина консультацияләре үткәрә.
Исегезгә төшерәбез, Башкарма комитетта аерым бүлекчә бар, ул алгы сызыктан кайткан хәрбиләр белән дә, сугышчыларның гаиләләре, тол хатыннары белән дә эшли. Гомуми сораулар буенча Башкарма комитет белгечләренә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә була: Хәсән Туфан пр., 23 йорт (379 нчы каб.). Телефоннар: 30-57-01, 30-56-36 (8:00дән 12:00гә кадәр һәм 13:00дән 17:00гә кадәр шалтыратырга була).
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 24 февраль 2026, 09:55



