Ватанны саклаучылар көне алдыннан РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» проектының федераль координаторы Әлфия Когогина махсус хәрби операция сугышчыларына чираттагы гуманитар йөкне тапшырды. Чираттагы җибәрү истәлекле датага – беренче КАМАЗ йөк автомобиле чыгарылуының 50 елллыгына багышланган.
"Гадәттәгечә ярдәмне безнең шефлыкка алынган полкларга тапшырдык, биредә меңләгән татарстанлы хезмәт үтә. Һәр гуманитар йөк турыдан-туры полк командирлары, егетләрнең үзләренең үтенечләре һәм хәрби частьларның ихтыяҗлары буенча әзерләнгән", - диде Әлфия Когогина.
Конвой составына автомобильләр һәм комплектлау детальләре, җиһазлар һәм төзелеш материаллары, шулай ук туганнарыннан һәм якыннарыннан Ватанны саклаучылар көненә посылкалар һәм хатлар, бүләкләр кергән. Йөкнең гомуми авырлыгы - 105 тоннадан, суммасы 82 млн сумнан артык.
"Якташларыбыз КАМАЗчыларга һәм шәһәр халкына зур сәлам юлладылар! Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, «Ростех» башлыгы Сергей Чемезовка һәм, әлбәттә, «КАМАЗ»га даими игътибар өчен аерым рәхмәт!", – дип шәрехләде Әлфия Когогина.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 20 февраль 2026, 16:11



