Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 4 март 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген «Веселинка»  4 нче балалар бакчасында Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган тел – минем байлыгым» исемле шәһәр укучылар конкурсының финалы узды. Конкурс балаларны заманча һәм классик балалар әдәбияты, Татарстан Республикасы һәм дөнья халыкларының тел һәм мәдәни традицияләре белән таныштыру максатыннан оештырылды.

Шәһәрнең 129 балалар бакчасыннан 119ы катнашты. Финалга 35 бала чыкты. Иҗади ярыш «Гаилә» милли проектының мәдәни традицияләрне саклауга, буыннар арасындагы элемтәне ныгытуга һәм гаилә кыйммәтләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән бурычларына туры китереп үткәрелә.

Конкурсның финалы чын иҗат һәм мәдәният бәйрәменә әверелде. Балалар үзләренең шигырь һәм проза уку осталыкларын күрсәттеләр, тамашачыларга туган телләренең матурлыгын һәм байлыгын искәрттеләр.

Җомга, 20 февраль 2026, 16:20