Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 4 март 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Башкарма комитетта Татарстан Республикасының Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләр төбәк үзәге вәкиленең шәһәр икътисадының реаль секторындагы 20 предприятие белән очрашуы узды. Очрашу барышында предприятиеләргә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты кысаларында каралган дәүләт ярдәме чарасы турында сөйләделәр.

"Хәзерге дөньяда барысы да гаять зур тизлек белән үзгәрә, шуңа күрә без предприятиеләр җитәкчелегенә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру проектларында катнашу шартларын җиткерергә һәм аларга гамәлдәге ярдәм чаралары турында хәбәр итәргә кирәк дип саныйбыз. Бу аларга үсәргә, заман белән бергә атларга һәм үсеш өчен яңа юллар табарга мөмкинлек бирәчәк", - дип билгеләде Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләр төбәк үзәге вәкиле Владислав Бурдиков. Бизнес өчен мөһим плюс: федераль проектта катнашучы предприятиеләр өчен барлык чаралар да бушлай гамәлгә ашырыла.

Яр Чаллы инициативага югары дәрәҗәдә җәлеп ителүен күрсәтә: җирле предприятиеләр Татарстан Республикасы буенча проектта катнашучыларның гомуми санының 22% тәшкил итә. 2018 елдан 76 Яр Чаллы компаниясе сакчыл җитештерү инструментларын кертү исәбенә эшчәнлек нәтиҗәлелеген күтәрү өстендә эшли. Аларның 10 предприятиесе федераль проектка 2025 елда ук керде - хәзер алар җитештерүчәнлекне арттыру һәм югалтуларны булдырмау чараларын гамәлгә ашыра.

2025 елдан федераль проект «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проекты структурасына керә. Ул 2018 елдан 2024 елга кадәр уңышлы эшләгән «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проектының хокукый варисы һәм логик дәвамы булып тора.

Федераль проектта катнашө өчен предприятиеләргә җитештерүчәнлек.рф ИТ‑порталында гариза бирергә кирәк.

Җомга, 20 февраль 2026, 15:20