Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 4 март 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Февральдә Казанда нәфис сүз сөючеләр өчен чара – гала‑концерт һәм «Җәлил укулары» VIII Халыкара әдәби конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак. Жюри тарафыннан билгеләп үтелгәннәр арасында – Яр Чаллыдан «Бәләкәч» 104 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче, III дәрәҗә җиңүче Самина Минһаҗева.

Чыгышы өчен Саминаны диплом һәм акчалата сертификат белән бүләкләделәр. Мондый абруйлы конкурста катнашу - яшь укучының иҗади биографиясендә мөһим адым.

Иҗади ярыш «Яшьләр һәм балалар» милли проекты бурычларына туры китереп үткәрелә, ул яшьләрнең талантларын үстерү һәм үз-үзләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тудыруга юнәлдерелгән. Милли проект үзәгендә - мәктәпләр төзү һәм ремонтлау, педагогларның квалификациясен күтәрү, укытуның яңа методикаларын һәм укыту өчен уңайлы шартлар булдыру. Милли проект шулай ук дөнья дәрәҗәсендәге кампуслар челтәрен үстерүне һәм «Приоритет 2030» программасы буенча югары уку йортларына ярдәм итүне күздә тота. Яңартылган милли проектлар РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2025 елдан гамәлгә ашырыла.

Җомга, 20 февраль 2026, 14:00