Г.М. Хәкимова исемендәге Яр Чаллы картиналар галереясенең кече залында шәһәребез рәссамнары Кира Смирнова, Ксения Лапшина һәм Александра Тимофееваның уртак проекты буенча «Әкиятләр урманы» күргәзмәсе ачылды.
Экспозиция графика һәм декоратив‑гамәли сәнгатьнең төрле техникаларында башкарылган әсәрләрне берләштерде. Күргәзмәдә табигать күренешләре төшерелгән гобеленнар, үсемлек бизәкләре төшерелгән график эшләр, эпоксид сумала һәм пластик ярдәмендә гәүдәләндерелгән борынгы славян риваятьләреннән серле образлар җанлана. Һәрбер эш тамашачыны табигатьнең тылсымлы дөньясы буйлап сәяхәткә чакыра кебек. Биредә традицияләр заманча сәнгати чишелешләр белән үрелеп бара.

Тантаналы ачылыш җылы, дустанә атмосферада узды. Картиналар галереясе директоры урынбасары Рузия Вәлиулина рәссамнарны премьера белән котлады һәм аларга галереяның 45 еллыгына багышланган каталог тапшырды.
Сәламләү сүзләре белән шулай ук «Россия рәссамнар берлеге» Яр Чаллы оешмасы идарәсе рәисе Ленар Әхмәтов, халыкара педагог‑Рәссамнар берлегенең төбәк вәкиллеге рәисе Гүзәл Шәрәфетдинова чыгыш ясадылар.
Бәйрәм рухын музыкаль бүләк тулыландырды: «Болгар» бию театры оркестры артисткасы Людмила Каширская, вакыйганың иҗади һәм илһамландыргыч асылын ассызыклап, берничә композиция башкарды.
«Әкиятләр урманы»ның сихри дөньясына «Пушкин картасы» буенча барырга мөмкин. «Пушкин картасы» программасы «Гаилә» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 20 февраль 2026, 09:40



