Яр Чаллыда 2025 елның апрелендә, Россиядә беренчеләрдән булып, рәсми рәвештә «Махсус хәрби операция ветераннары шәһәр советы» ассоциациясе эшли башлады. Сигез ай эчендә ассоциациягә СВО катнашучыларыннан һәм аларның гаиләләреннән 432 мөрәҗәгать кергән. Бу хакта әлеге минутларда отчет сессиясендә оешманың эш йомгаклары белән чыгыш ясаганда, ассоциация рәисе, Шәһәр советы депутаты, полковник Шамил Аюпов хәбәр итте.
.jpg)
Аның чыгышындагы төп тема – хәрби хәрәкәтләрдән кайтучы хәрбиләр өчен медицина инфраструктурасын киңәйтү ихтыяҗы булды: «Граждан тормышына әйләнеп кайткач, мин үзем өчен иң мөһим бурычларның берсе итеп – сугышчыларга тыныч тормышта уңайлы шартлар тудыруга ярдәм итүне күрәм», – диде ул.
Оешманың приоритет бурычы сугышчыларның сәламәтлеген саклау булып кала. Шамил Аюпов сүзләренчә, медицина учреждениеләренә йөкләнеш арта: узган ел Сугыш ветераннары госпиталенә 3 меңнән артык СВО катнашучысы һәм аларның гаилә әгъзалары мөрәҗәгать иткән, бу 2024 ел күрсәткечләреннән 1,5 тапкырга күбрәк. Искәртеп үтик, 2023 елдан бирле үсеш өч тапкыр арткан.
Ассоциация фаразлары буенча, махсус операция тәмамлану мизгеленә медицина һәм психологик ярдәмгә мохтаҗ гражданнар саны 74 мең кешедән артып китәргә мөмкин. Шуның белән бәйле рәвештә Шамил Аюпов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка яңа медицина объекты төзү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
.pdf1.png)
«Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, СВО ветераннарына һәм аларның гаиләләренә уңайлы һәм сыйфатлы ярдәм күрсәтү өчен госпитальгә заманча яңа корпус төзү кирәк. Анда тәүлек әйләнәсе эшли торган стационар һәм поликлиника урнашырга тиеш», – диде докладчы.
Эшнең икенче мөһим юнәлеше – ветераннарны социальләштерү. Аюпов билгеләп үткәнчә, кайткан сугышчылар «Батырлар. Татарстан геройлары» кадрлар программасы һәм «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатында катнашу ярдәмендә уңышлы рәвештә яңадан укыйлар һәм эшкә урнашалар. Шулай ук Татарстан Дәүләт Советы депутаты Андрей Ляпунов ярдәме белән «Союзники» дип исемләнгән һөнәри яңадан әзерлек үзәге ачылды.

«Граждан тормышына кайткач, минем иң мөһим бурычым – сугышчылар өчен тыныч тормышта лаеклы шартлар тудыруга ярдәм итү икәнен аңладым. Программалар геройларга югары дәрәҗәдә белем алырга һәм үзләрен төрле өлкәләрдә, шул исәптән дәүләт хезмәтендә дә, табарга булыша», – дип ассызыклады Шамил Аюпов.
Моннан тыш, «Форпост» үзәге белән берлектә ассоциация 20 меңнән артык чаллылы яшүсмерне колачлап, 350дән артык чара уздырды, бу буыннар бәйләнешен һәм яшьләрнең патриотик рухын ныгыта.
Искә төшерик, оешма 2025 елның гыйнварында ветераннар инициативасы белән төзелде, әлеге башлангыч шәһәр мэры Наил Мәһдиев тарафыннан хупланды. Оештыручылар – биш хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы, хәзерге вакытта штат саны сигез хезмәткәр тәшкил итә. Оешманың эшчәнлеге өчен шәһәр администрациясе «Орион» яшьләр үзәге бинасында урын бүлеп бирде, ә «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин җитәкчелегендә хезмәт автомобиле бирде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 16 февраль 2026, 09:50



