Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

Чаллының 117 нче «Уенчык» балалар бакчасы хәйрия чараларында актив катнаша. Биредә тәрбиячеләр, ата-аналар, волонтерлар һәм балалар – барсы бергә махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыялар.

Коллектив тырышлыгы белән хәрби техникага резина сатып алынды һәм башка кирәк-яраклар җыелды.

Җыелган гуманитар ярдәмне МХО ветераннары шәһәр Советы ассоциациясе рәисе урынбасары Тимур Нусратовка тапшырдылар. Балалар махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә 23 февральгә рәсемнәр ясады, рәхмәт һәм хатлар язды.

Чәршәмбе, 11 февраль 2026, 15:00