Ул – Алмазия һәм Ришат Бәдриевларның дүртенче баласы. Кама балалар медицина үзәгендә сабый белән аның әнисен тантаналы төстә өйләренә озаттылар. Бәдриевларның шатлыгын уртаклашырга әти-әниләре, туганнары, дуслары һәм Чаллы хакиме Наил Мәһдиев килде.
Чаллы хакиме гаиләне шатлыклы вакыйга белән котлады, изге теләкләрен җиткерде һәм бүләкләр тапшырды. Шулай ук «вакыт капсула» сын калдырды. Илфат аны 18 яше тулгач ачып укыячак. .jpg)

Хәзер бу гаиләдә ике кыз һәм ике малай үсә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 9 февраль 2026, 14:26



