Чаллыда тагын бер фитнес үзәк төзеләчәк. Ул заманча «АВАНТА» фитнес үзәге төзү проекты.
Проект Казанда Татарстан Республикасы Икътисад министры җитәкчелегендә узган киңәшмәдә хупланды.
Әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен 153 млн сум инвестиция җәлеп ителә. Яңа спорт комплексында тренажер залы, кардиозона, төркем белән шөгыльләнү заллары, массаж кабинетлары һәм фитнес бар булачак. Биредә 47 эш урыны булдыру күздә тотыла. 

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 3 февраль 2026, 17:28



