Автозавод районында чәршәмбе өмәсе үткәрелде. Чарада барлыгы 90 мәктәп укучысы катнашты.

Укучылар Мәскәү проспектындагы сквер, Шишкин һәм Яшь Ленинчылар бульварлары, Җиңү паркы территориясен чүп-чардан чистартты.

Искәртәбез, 11 октябрь көнне гомумшәһәр өмәсе узачак. Чүп-чардан чистарту һәм яшелләндерү эшләре шәһәребезнең барлык урыннарында да, шул исәптән, күп фатирлы һәм шәхси йортлар, бакчачылык ширкәтләре янәшәсендәге территорияләрдә дә башкарыла.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 8 октябрь 2025, 15:00