Үзәк район ветеранын 95 яшьлек юбилее белән котладылар.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Полинария Ефимовна Лаврентьева 95 яшьлек юбилее белән котлау алды.
Ветеранны Үзәк районы хакамияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин, Дәүләт Советы депутаты вәкиле Илдар Шамилов - "Камаз" ААҖ Берләшкән беренчел профсоюз оешмасының яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Лидия Касымова, "Электротехников" идарәче компания генераль директоры Игорь Гетманский һәм "6 комплекс" территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Наталья Гордиенко котладылар.
1.jpg)
Полинария Ефимовна Лаврентьева Пермь краеның Красногорка авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылы колхозында төрле эшләрдә эшли. 1949 елда Полинария Ефимовна гаиләсе белән Свердловск өлкәсенең Полевской шәһәренә күчеп китә, анда химия заводында товар белгече булып эшли.
1971 елда Яр Чаллы шәһәренә яшәргә күчә һәм лаеклы ялга чыкканчы "ТРЕСТ Камдорстрой"АҖдә инженер булып эшли. Полинария Ефимовна бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергән, 4 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар.

Полинария Ефимовна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 9 сентябрь 2025, 10:42



