Агымдагы елның беренче яртыеллыгында Чаллының зур һәм урта предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы 92 927 сум тәшкил иткән. Реаль хезмәт хакы 1,4 процентка арткан. Шәһәрдә эшсезлек дәрәҗәсе түбән булып кала һәм нибары 0,15 процент тәшкил итә. Бер теркәлгән эшсезгә 14 вакансия туры килә.
Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова хәбәр итте.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 8 сентябрь 2025, 09:29



