«Гаилә» милли проекты кысаларында балалары булган гаиләләргә ярдәм чаралары дәвам итәчәк.
2025 елдан «Герой Ана»лар Россиянең Хезмәт Геройлары алган социаль гарантияләргә ия булачак. 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүчеләргә пенсия билгеләгәндә бала караганда эшләмәгән вакытларын да стажга кертәчәкләр. Көндезге бүлектә белем алучы студент хатын-кызлар йөклелек һәм бала табу буенча минималь пособие алачак, ә социаль контракт төзегәндә бердәм пособие исәпкә алынмаячак.
Эш белән тәэмин итүчеләр бала туганда 1 млн сумга кадәр салым түләүләреннән азат итәчәкләр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 22 гыйнвар 2025, 09:28