Кадерле әниләр!
Сезне иң якты һәм матур бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм!
Дөньяда барысы да әнидән башлана. Әни – ул кеше гомерендә иң беренче әйткән сүз. Барлык телләрдә дә ул бер үк төрле наз һәм җылылык белән яңгырый. Бары тик әни янында гына без үзебезне бала итеп хис итәбез. Әни булу — катлаулы һәм җаваплы хезмәт.
Ана мәхәббәте безне гомер буе җылыта. Без әниләребезгә игелек һәм кайгыртучанлык, мәхәббәт һәм тугрылык өчен рәхмәтле булырга тиешбез.
Ятим балалар, үсеш үзенчәлекләре булган сабыйлар өчен яраткан әни булган хатын – кызларга аерым рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Сез балаларга өй җылысын бирәсез, аларның тормышларын бәхетле итәсез.
Чаллыда без бәхетле балачакны тәэмин итү өчен барысын да эшлибез. Шәһәребез әниләребез нигез салган традицияләр нигезендә яши һәм эшли. Сезнең ярдәмегез һәм зирәклегегез ярдәмендә без барлык кыенлыкларны җиңеп чыгачакбыз һәм Яр Чаллы шәһәре алга таба да чәчәк атачак.
Кадерле әниләр! Үзегезнең югары һөнәрегезгә тугры булуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм шатлык телим!
Зур хөрмәт белән, шәһәр хакиме Наил МәһдиевПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 24 ноябрь 2024, 07:00