Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 26 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1 октябрьдә шәһәр территориясен җыештыру һәм яшелләндерү буенча традицион көзге санитар-экологик айлык башланды. Бу чорда агач һәм куаклар утырту һәм санитар кисү, газоннарны, юлларны, су коеларын чистарту һәм ремонтлау, чәчәк түтәлләре казу, кара туфрак кертү һәм башка чаралар планлаштырылды.

19 октябрь көнне чаллылылар өмәгә чыкты. Барлыгы 700дән артык кеше булды. 

Бу эшкә территориаль-иҗтимагый үзидарәләр, идарә итүче компанияләр, мәктәпләр, өстәмә белем бирү оешмалары, депутатлар, актив шәһәрдәшләребез дә кушылды. Бүген 690 агач һәм куак утыртылды.

Шимбә, 19 октябрь 2024, 13:30