Шимбә, 11 гыйнвар 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз!

Юл инфраструктурасы безнең шәһәр тормышының нигезе булып тора. Бүгенге сыйфатлы юллар - Яр Чаллы шәһәренең визит карточкасы. Эшкә җаваплы каравыгыз, осталыгыгыз нәтиҗәсендә шәһәрнең заманча йөзе формалаша: сез яңа юллар саласыз, аларны реконструкцияләү һәм ремонтлау буенча масштаблы эшләр башкарасыз.

Быел юл төзүчеләр Яшьлек, Автозавод проспектларын һәм башка юл объектларын капиталь ремонтлауда үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтте. Без сезнең белән бергә «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында ишегалларындагы юлларны ремонтлыйбыз, меңләгән чаллылыларның тормышын уңайлырак итәбез.

Сезгә хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Киләчәктә дә яраткан шәһәребез өчен хезмәт итәрбез, дип ышанам.

Сезгә сәламәтлек, барлык планнарны һәм проектларны тормышка ашыруда көч һәм энергия телим!


                                                                                  Иң изге теләкләр белән, шәһәр хакиме Наил Мәһдиев

Якшәмбе, 20 октябрь 2024, 06:57