Шимбә, 11 гыйнвар 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Инвестицион советы утырышын уздырды.Чаллының өч проекты бүген республиканың Инвестицион советында хупланды.

Очрашуда чаллы эшмәкәрләрен шәһәр хакиме Наил Мәһдиев хуплады.

«Йөк прицеплары» компанияләр төркеме Чаллы территориясендә йөк техникасы җитештерү заводы төзүне планлаштыра.

Республика җитәкчелеге алдында шулай ук «ПРОФИТ» компанияләр төркеме инициативасы буенча төзелгән яңа проектны оештыручылар чыгыш ясады. Алар яңа проект тәкъдим итте. 

Чаллының торак төзүче компаниясе «Сәламәтлек нурлары» («Лучики здоровья») тернәкләндерү үзәге төзергә планлаштыра. Үзәктә 15 яшькә кадәрге, шул исәптән физиологик һәм психологик үсеш тайпылышлары, балалар церебраль параличы, нерв системасы авырулары, инсульттан соң халәтләр, җәрәхәтләр булган балаларны тернәкләндерү буенча хезмәтләр күрсәтеләчәк.

Анда 20 яңа эш урыны булачак. Аларга шулай ук Җиңүнең 40 еллыгы урамында сәүдәсез җир кишәрлеге биреләчәк.

Дүшәмбе, 14 октябрь 2024, 12:21