Шимбә, 11 гыйнвар 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хөрмәтле мәгариф тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

 Укытучы махсус мәгърифәтчелек миссиясен үти һәм шул ук вакытта йөрәген, җанын тулысынча укучыларына бирә. 

Укытучының хезмәте гаять катлаулы һәм җаваплы. Әлбәттә, иҗат итә белү-ул талант. Тупланган белемнәрегезне укучыларыгызга тапшырып, сез үсеп килүче буынга планнар төзергә, хыялланырга, киләчәк тормышка юнәлеш билгеләргә булышасыз. 

Сезнең зирәклегегез һәм рухи юмартлыгыгыз ихтирам һәм соклану уята. Сез балалар белән әхлак һәм дөньяга гуманлы мөнәсәбәт нигезләре белән уртаклашасыз. Сезнең осталыгыгыз, хезмәт сөючәнлегегез һәм балаларны яратуыгыз иң югары бәягә һәм танылуга лаек.

 Сезнең бурычыгыз, яңа буынга Россия Федерациясенең лаеклы гражданнары булырга ярдәм итү. Бу бурычны сез уңышлы үтисез. 

Сезгә хезмәтегез һәм сабырлыгыгыз өчен рәхмәт белдерәбез. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, илһам һәм яңа ачышлар телибез!

Иң изге теләкләр белән шәһәр хакиме Н.Г. Мәһдиев

Шимбә, 5 октябрь 2024, 12:27