Шимбә, 11 гыйнвар 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2025 елда Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Шул уңайдан Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында «Өченче көн тоташ кар ява» дип исемләнгән премьера әзерләнә.

Спектакльдә сигез артист катнаша, аларның өчесе Чаллы сәхнәсендә беренче тапкыр чыгыш ясаячак.

Кайбер геройларның прототиплары күпләргә таныш: мәсәлән, Рейхстагка беренче булып байрак кадаган сугышчылар Гази Заһитов һәм Михаил Минин. Бу рольләрдә Руслан Әюпов һәм Инсаф Һидиятулин. Популяр җырчы Клавдия Шульженко ролендә –  Алинә Мохлисова.

Киләсе 2025 ел Татарстанда «Ватанны саклаучылар елы» дип игълан ителде. «Өченче көн тоташ кар ява» – Ватанны саклауда егетлекнең, батырлыкның, рухи көчнең әһәмиятен күрсәтүче патриотик спектакль.

Башлана 2 октябрьдә 13:00 һәм 19:00 сәгатьтә; 3 октябрьдә 19:00 сәгатьтә булачак.

Сишәмбе, 1 октябрь 2024, 10:30