Шимбә, 11 гыйнвар 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Киләсе 2025 ел Татарстанда «Ватанны саклаучылар елы» дип игълан ителде. 2025 елда Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шул уңайдан Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында «Өченче көн тоташ кар ява» дип исемләнгән премьера әзерләнә.

Аның жанры театральләштерелгән тамаша дип билгеләнде, инсценировка авторы һәм куючы режиссер Марсель Мөсәвиров. Бу спектакль мәдәни мирасны һәм җиңү истәлеген саклауда мөһим адым. Ул күңел ачуга гына түгел, ә безнең халыкның батыр үткәнен тирәнтен аңлауга юнәлтелгән.

Дүшәмбе, 30 сентябрь 2024, 14:59