Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына чираттагы шефлык ярдәме җибәрелде. Барлыгы 15 тонна йөк озатылды.


Шефлык ярдәмен җыярга Татарстан Дәүләт Советы депутаты Андрей Ляпунов, Шәһәр Советы депутатлары – Таһир Сөнгатуллин, Марсель Төхвәтуллин, Раил Миннегалиев, Марат Мөхәммәдиев һәм башкалар ярдәм итте.

«Мин хәрби хезмәткәрләребезнең язмышына битараф булмаган эшмәкәрләргә, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, шәһәр халкына рәхмәт белдерәм. Чаллы – актив, игелекле кешеләр шәһәре», – диде Чаллы хакиме Наил Мәһдиев.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 25 сентябрь 2024, 11:30



