Якшәмбе, 12 гыйнвар 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллының  2024-2025 елдагы кышкы җылыту сезонына әзерлеге турында хакимияттә узган киңәшмәдә шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Руслан Вилданов хәбәр итте.

114 күпфатирлы йортка 640 млн сумлык капиталь ремонт ясалды. Шәһәр урамнарын кардан чистарту өчен 160 махсус техника Һәм бозлавыкка каршы көрәш өчен 200 куб метр реагент әзерләнде. 

«Яр Чаллы шәһәре кышка әзер. «Бүгенге көнгә барлык социаль-мәдәни объектларга һәм күпфатирлы йортларга 2024-2025 елга җылыту сезонына әзерлек паспорты бирелде», – диде Руслан Вилданов.

Дүшәмбе, 16 сентябрь 2024, 08:30