Хөрмәтле чаллылылар, кадерле дуслар! Сезне Чаллы шәһәренең туган көне белән котлыйм!
Шәһәребез тарихы – хезмәт батырлыклары ил елъязмасына алтын хәрефләр белән язылган кешеләр турындагы тарих ул. Беренче төзүчеләр буыны тарихи кыска вакыт эчендә ярты миллионлы шәһәр һәм автомобиль заводы төзи алган.
Кыска вакыт эчендә ярты миллион халкы булган шәһәр һәм автомобиль заводы төзелде. Чаллы алга таба да үсешен дәвам итә һәм монда һәр чаллылының өлеше зур. Шәһәр халкының бүгенге буыны – КАМАЗда һәм Чаллы төзелешендә катнашкан ата-аналар эшләрен лаеклы дәвам итүчеләр. Алда бик күп җитди бурычлар тора.
Бүген без сезнең белән шәһәребезнең никадәр матур, төзек, уңайлы булуын күрәбез. Яр Чаллыда уку һәм эшләү, планнар төзү һәм аларны тормышка ашыру өчен бөтен шартлар да тудырылган.
Һәр чаллылының бу бәйрәмне шәхси, гаилә бәйрәме итеп тоюын телим. Шәһәр көнендә үзебезнең кече ватаныбызга мәхәббәтебезне белдерик.
Бу бәйрәм көнендә сезгә чын күңелдән сәламәтлек, чәчәк ату һәм яңа проектларны һәм зур планнарны тормышка ашыру өчен уңышлар телим!Бәйрәм белән сезне, кадерле чаллылылар!
Иң изге теләкләр белән, Яр Чаллы шәһәре хакиме Н.Г. Мәһдиев
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 10 август 2024, 07:00