Шәһәрне чистартуда 50 меңнән артык кеше катнашты. Чаллыда 1 апрельдән 31 майга кадәр территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү икеайлыгы узды. Предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм студентлар шәһәрне тәртипкә китерде.
«Икеайлык кысаларында шәһәрдән каты-көнкүреш калдыклары полигонына 17 397 куб метр чүп-чар һәм коры яфрак чыгарылды. 5495 агач һәм куак утыртылды», – диде башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 10 июнь 2024, 08:37