Татарстанда ел башыннан 2226 гаилә ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга юнәлдерде.
2023 елда ана капиталы акчасына 6 мең кеше мөрәҗәгать иткән.Программаны гамәлгә ашыру башланганнан бирле (2007 елның 1 гыйнварыннан) 60 меңгә якын сертификат бирелгән, шул исәптән сертификат хуҗаларының 87,5 проценты 22 миллиард сумнан артык суммага бу акчалар белән тулысынча яки өлешчә идарә иткән.
2024 елның 1 февраленнән ана капиталы 7,4 процентка индексацияләнгән һәм аның күләме бүгенге көндә:
630380,78 сум, беренче бала туганда (уллыкка алганда)
Икенче һәм аннан соңгы балалары туганда 833024,74 сум.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 12 март 2024, 16:19