Яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Ләйсән Видинеева хаким белән аппарат киңәшмәсендә 2023 елга нәтиҗә ясады.

Чаллыда 14-35 яшьлек 144 мең яшь кеше яши. Бу шәһәр халкының 26% тәшкил итә. 2023 елда ирекле эшчәнлеккә 7 яшьтән 70 яшькә кадәрге 16 мең чаллы кешесе җәлеп ителде.

Яшьләр сәясәте структурасы 4 яшьләр үзәгеннән тора.
2023 елда «Яшьлек» микрорайонында яшьләр-яшүсмерләр клубы өчен бина капиталь ремонтланды. Анда 11 студия ачылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.