Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 1 гыйнвар 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия шәһәрләрендә кискен респиратор вируслы инфекция һәм грипп белән авыру эпидемиясеннән 20% һәм аннан да күбрәк артып китү теркәлгән. Чаллыда эпидемия бусагасы база дәрәҗәсеннән түбәнрәк. Грипп өстенлек итә, дип хәбәр итте матбугат конференциясендә йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табиб урынбасары, йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгеч Татьяна Агләмова.

«Безнең шәһәрдә эпидемия бусагасы түбән түгел. Узган атна белән чагыштырганда, кискен респиратор вируслы инспекция авыруы артты. Авыручыларның 50% тан артыгы балалар»,- дип хәбәр итте.

Татарстанда грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекция белән авыручылар саны арту дәвам итә. Күбрәк укучылар һәм өлкәннәр авырый.

Пәнҗешәмбе, 21 декабрь 2023, 13:40