Яр Чаллы шәһәре белән «Таттелеком» арасындагы килешү кысаларында 7 000 домофон урнаштырыла.
«Чаллылыларның җыелыш үткәрү, протокол рәсмиләштерү һәм Таттелекомга мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар.Подъезд программага өстәмә рәвештә кертелә һәм домофон 2024 елда бушлай урнаштырыла», - дип белдерде Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев.
Камералар «Имин шәһәр» системасына тоташтырылды, Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләрендә керү мөмкинлеге бар.
«Түләү аз. Квадрат метрдан 55 тиен. 1 гыйнвардан тариф индексацияләнмәячәк», - диде Илья Зуев.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 21 декабрь 2023, 14:51



