2023 елның 25 августы 18.00 сәг. 26 август 18.00 сәг. аралыгында болытлы һава көтелә.Төнлә явым- төшем булмый, ә көндез урыны белән яңгыр көтелә. Җил төньяк- көнбатыштан, 5-10 м/с, урыны белән 14м/с тизлектә.Төнлә +7*- +12* , көндез +15* +18 * җылы көтелә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналарда булырга, аннан чыгуны чикләргә киңәш итәбез. Балаларны олылар карамагында калдыру мөһим.
2. Әгәр көчле җил вакытында Сез урамда калсагыз, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Йорт диварлары янында көчле җилдән качып ятарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Биек агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән сынган ботаклар зур куркыныч тудыра ала.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.
6. Куркынычны өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары һәм җил белән өзелгән әвәләп ясаган декор элементлары тудыра ала. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябып куярга, балконнардан тышка чыгарга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Һәркайсы бәла-каза очрагында сез һәрвакыт «112» бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан тәүлек әйләнәсе бушлай кабул ителә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең" ышаныч телефоны " 8 (843) 288-46-96. https://16.mchs.gov.ru/deyatelnost/press-centr/operativnaya-informaciya/5091542
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 24 август 2023, 17:33