Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 13 гыйнвар 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 52/31 торак йортында ишегалды бәйрәме узды. Чарада Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов, шәһәр Советы депутаты Виктор Поляков, Автозавод районы хакимияте Башлыгы Винер Харисов катнашты.

Чарада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында аз керемле гаиләләрдәге балаларга сертификатлар тапшырылды. Акциядә башкарма комитет Җитәкчесе Фәрид Салахов,  52 комплексның территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Юлия Широкова катнашты. 

Биш гаиләгә сертификатлар тапшырылды. Автозавод районы хакимияте Башлыгы Винер Харисов 52 комплекстагы актив гражданнарга Рәхмәт хатлары тапшырды. Бәйрәмдә «Орион» яшьләр үзәге солистлары чыгыш ясады. Балалар өчен "Күңелле стартлар"спорт уеннары оештырылды.

Чәршәмбе, 10 август 2022, 11:41