Кама балалар медицина үзәгендә яңа кадрларны җәлеп итү буенча эш "Сәламәтлек саклау" илкүләм проектының "Сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү" региональ проекты кысаларында алып барыла.
2022 ел башыннан КБМҮнең сафлары 37 медицина хезмәткәре белән тулыланды, алар арасында 18 табиб. Алар - педиатрлар, анестезиолог-реаниматологлар, хирурглар, рентгенолог, офтальмолог, теш-бит хирургы, табиб-акушер-гинеколог, травматолог-ортопед, отоларинголог һәм эпидемиолог.
Табиблар безгә Киров, Түбән Тагил, Мәскәү, Волгоград, Калуга, Башкортостаннан, шулай ук Татарстанның күрше шәһәрләреннән килде. Урта медицина персоналы арасыннан 19 хезмәткәр эшкә килде.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 22 июль 2022, 15:49



