Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 3 гыйнвар 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 14 нче китапханә филиалы – «Скрайбинг в библиотеке «Оживи книгу» проекты белән Президентның Мәдәни инициативалар фондының беренче грант конкурсында җиңүче булды. 

Проект китапханә хезмәтенең инновацион формаларын кулланып, күрү сәләте бозылган балаларны адаптацияләү һәм социальләштерү, тулы кыйммәтле мәдәни ял һәм социаль партнерлыкны оештыру проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән.

14 нче китапханәдә «Оранжевый квадрат» әдәби-иҗат клубы кысаларында күрү сәләте бозылган балалар сәламәт балалар белән бергә китаплар белән танышачаклар, арт-терапия алымнарын һәм скрайбинг технологияләрен кулланып укылган әсәрләр буенча видеороликлар ясарга өйрәнәчәкләр. Проектның партнерыннан – Яр Чаллы дәүләт курчак театры тарафыннан спектакль күрсәтеләчәк.

«Скрайбинг в библиотеке «Оживи книгу» проектын тормышка ашыру өчен Мәдәни инициативалар фонды 370 436 сум күләмендә грант бүлеп бирәчәк. 

Дүшәмбе, 4 апрель 2022, 11:53