Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 3 гыйнвар 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

5 нче балалар музыка мәктәбенең «Шатлык» өлкән махсус хоры (сәнгать җитәкчесе һәм дирижер Елена Сидорова, концертмейстер Галина Хаканова) – «Уңышка юл» III Бөтенроссия хор сәнгате һәм академия вокал конкурсының ГРАН-ПРИ иясе.  

Конкурс 1-3 апрельдә Казан шәһәрендә узды һәм Россиянең төрле почмакларыннан 40тан артык хор һәм вокаль коллективларын җыйды, алар арасында Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Новосибирск, Орел, Туринск, Тольятти, Ульяновск һ.б. шәһәрләр.

Абсолют җиңүче буларак «Шатлык» хоры 10000 сум күләмендә акчалата бүләк белән бүләкләнде.

Конкурсның жюри әгъзалары: профессор, Халыкара фундаменталь фәннәр академиясе академигы (гамәлдәге әгъза), Россия дәүләт гуманитар университетының Академия зур хоры һәм Мәскәү метрополитенының Академия хоры баш дирижеры – Борис Тараканов (Рәис); профессор, музыкаль театр кафедрасы мөдире, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе опера студиясенең сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе – Әлфия Җаппарова; Казан федераль университеты доценты, педагогика фәннәре кандидаты, "Созвучие" коллективы җитәкчесе – Елена Дыганова. 

Якшәмбе, 3 апрель 2022, 15:47