Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 2 гыйнвар 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлегенең 9 нчы филиалы 2022 елның 15 апреленә кадәр филиалга икътисадый эшчәнлекнең төп төрен (ОКВЭД) раслау һәм 2022 елга җитештерүдә бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерү тарифын билгеләү өчен мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртә.

Мөрәҗәгать итмәгән яки икътисади эшчәнлекнең төп төрен раслау өчен мөрәҗәгать итү вакыты узган очракта, оешма үзе башкара торган икътисади эшчәнлек төрләреннән һөнәри куркынычның иң югары классына ия булган, ягъни оешмаларга иминият взносларының максималь тарифы билгеләнә торган икътисадый эшчәнлек төренә кертеләчәк.

Икътисадый эшчәнлекнең төп төрен электрон рәвештә расларга мөмкин:

– таныклаучы үзәкнең программа тәэминатын кулланып, Социаль иминият фондының шлюзы аша www.docs.fss.ru

 дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталы – www.gosuslugi.ru

– иминләштерүченең шәхси кабинеты www.lk.fss.ru.

Барлык сораулар буенча 71-38-20, 71-38-35, 70-70-18 телефоннары аша, шулай ук филиалның электрон адресына мөрәҗәгать итәргә f9@ro16.fss.ru  була.  

Пәнҗешәмбе, 24 март 2022, 14:15