2021 елда җирле үзидарә органнары тарафыннан 8933 мөрәҗәгать каралды, шуларның 3458 – шәхси кабул итү барышында, 5475 – язмача мөрәҗәгать итү рәвешендә. Шул ук вакытта язма мөрәҗәгатьләр саны 550гә кимегән, ә шәхси кабул итүдә каралган мөрәҗәгатьләр саны 659га арткан. Бу хакта мэриядә узган аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова хәбәр итте.
Гражданнарның язмача мөрәҗәгатьләренә үткәрелгән анализ күрсәткәнчә, 2021 елда чаллылылар түбәндәге сораулар буенча мөрәҗәгать иткәннәр:
Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре элеккечә актуаль булып кала бирә.
Мәгариф һәм мәктәпкәчә тәрбия мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр саны сизелерлек кимегән. 2021 елда 442 мөрәҗәгать килгән, бу узган ел белән чагыштырганда 121 мөрәҗәгатькә кимрәк.
Торак өлкәсе мәсьәләләре буенча 344 мөрәҗәгать килгән, бу 2020 елга караганда 84 мөрәҗәгатькә кимрәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 24 гыйнвар 2022, 11:47