Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 16 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Транспорт чаралары теркәлгән физик затлар транспорт салымы түләүчеләр булып торалар.  Транспорт салымы суммасы Россия Федерациясе территориясендә транспорт чараларын дәүләт теркәвенә алуны гамәлгә ашыручы органнар (алга таба – Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ органнары) мәгълүматлары нигезендә салым органнары тарафыннан исәпләнә.

Россия Федерациясе Салым кодексы нигезләмәләре нигезендә Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ органнарында теркәлү туктатылмаганда салымны исәпләүне туктату каралмаган.

Салым салу объекты булган транспорт чарасын теләсә нинди уңайлы ысул белән тикшереп була: «Физик зат салымнары» мобиль кушымтасы аша; Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинетында». 

Җомга, 14 гыйнвар 2022, 11:01