17 гыйнварда рус драма театрында чаллылыларга «Плюс-минус спектакль» – беренче заттан театр күрсәтеләчәк. Сигез кыз хәзерге заман социаль театры инструментларын кулланып, инвалидлык белән яшәү тәҗрибәсе турында сөйләячәк. Проект «Солнце внутри» фонды һәм спектакль режиссеры Ксения Шачнева ярдәме белән тормышка ашырыла.
Спектакль федераль мәйданчыкларда да бүләкләр яулаган. Әйтик, «Плюс-минус спектакль» 2021 елда «Особый взгляд. Регионы» форум-фестивалендә җиңүгә ирешкән һәм Санкт-Петербургта Александрин театры сәхнәсендә 2022 елның язында күрсәтеләчәк. Шулай ук спектакль Россиянең иң төп «Золотая Маска» театр премиясенең «Long list»ына эләкте.
2021 ел нәтиҗәләре буенча «Инде» республика басмасы премиясендә «Ел спектакле» номинациясендә «Плюс-минус спектакль» җиңүче булды. Әйтергә кирәк, бу Чаллыда бердәнбер инклюзив спектакль.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 13 гыйнвар 2022, 15:46



