Бүген Тантаналар сараенда шәһәрнең медиа тармагының иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Мондый чара ел саен үткәрелә. Яр Чаллы журналистларын һөнәри бәйрәмнәре белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады.

Мэр, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре эше нәтиҗәсендә, шәһәрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеге арта баруын билгеләп үтте: «Журналистларга без һәрвакыт ышанабыз. Төзүчеләр, инженерлар белән беррәттән журналистлар да эшләмәсә, Камадагы бөек батырлык тормышка ашмас иде. Алар алдында фоторепортажлары, очерклары, язмалары белән автогигант һәм шәһәр төзелешенә иң яхшы яшьләрне җәлеп итү бурычы торды. Бу максатка ирешү өчен сәләтле булырга кирәк. Ул вакытта тәүлегенә биш меңгә якын кеше килгән. Бүген эре дөнья компанияләре биредә үз компанияләрен ачалар. Монда сезнең дә өлешегез бар, чөнки мәгълүмат киңлегендә шәһәребезнең перспективалары турында нәкъ менә сез сөйлисез», – дип ассызыклады ул.

Бүләкләнүчеләр арасында – "Челнинские известия", "Шәһри Чаллы", "Мәйдан", Сhelny-biz.ru басмаларыннан, "Эфир" һәм "Чаллы-ТВ" телерадиокомпанияләреннән 13 кеше.
Яр Чаллы журналистларына мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.










Тантаналы чарада Шәһәр укучылар советы укучылары да катнашты. Алар хезмәттәшләренә үзләре чыгарган газеталарны күрсәттеләр, шулай ук шәһәр мэрыннан интервью алдылар.


Бүләкләү тантанасыннан тулы фоторепортажны ВКонтакте "Яр Чаллы шәһәре хакимияте" рәсми төркемендә карарга мөмкин.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 13 гыйнвар 2022, 15:10



