Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 1 гыйнвар 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда COVID-19дан вакцинаның беренче компонентын 262 484, икенче компонентын 206 784 кеше ясаткан. Шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев хәбәр иткәнчә, вакцинация пунктлары бәйрәм көннәрендә дә эшләгән.

Чаллылылар коронавирус инфекциясеннән прививканы шәһәрнең барлык өлкәннәр поликлиникаларында, шулай ук «Тулпар», «Мегастрой» сәүдә үзәкләрендә һәм  Муса Җәлил проспекты, 25 йорт адресы буенча урнашкан «Сбербанк» офисында ясата ала.

«Бездә эшләүчеләрнең күп өлеше вакцинация узды, һәм без нәтиҗәләр күрәбез. Кешеләр эшли, икътисад эшли. Бөтен дөнья бу юлдан бара. Алга таба да бу авыр аңлату эшләрен алып барыйк, шул исәптән өлкән буын кешеләре арасында да», – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев, шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесенә мөрәҗәгать итеп. 

Дүшәмбе, 10 гыйнвар 2022, 09:10