Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 1 гыйнвар 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы 2021 ел нәтиҗәләре буенча иң югары тормыш сыйфатына ия шәһәрләр исемлегенә керде. Рейтинг Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты тарафыннан төзелгән.

Тормыш сыйфатын бәяләгәндә халыкның деструктив үз-үзен тотышы таралуы, социаль мөнәсәбәтләр конфликтлары, халыкның керем дәрәҗәсе, яхшы тормыш эзләп миграциягә һәвәслеге, мәдәни кыйммәтләргә кызыксыну кебек критерийлар исәпкә алынды. Шулай ук юллар һәм юл хуҗалыгы торышы, медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфаты, урта һәм югары белем бирүнең сыйфаты, торак-коммуналь хуҗалык эшен бәяләү, бизнес алып бару өчен климат, шәһәрдә экологик мохит торышы бәяләнде.

Һәр параметр буенча 15 иң яхшы шәһәр сайлап алынды. Әйтик, Яр Чаллы социаль мохитнең иң аз конфликтлы шәһәрләре арасында икенче урынны алды. Рейтингның беренче урынында – Грозный, Яр Чаллыдан соң Магнитогорск, Севастополь һәм Череповец урнашкан.

Моннан тыш, халыкның деструктив үз-үзен тотышы таралуы буенча иң аз күрсәткечләргә ия шәһәрләр арасында шәһәребез дүртенче урында тора. Топ-5кә шулай ук Севастополь, Грозный, Архангельск һәм Владикавказ эләккән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, халыкның тормыш шартларын бәяләү социологик тикшеренүләр ярдәмендә җыелган, эштә Росстат, Россия Банкы мәгълүматлары һәм төрле ачык тикшеренүләр базасыннан мәгълүматлар файдаланылган.

Пәнҗешәмбе, 6 гыйнвар 2022, 17:02