Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 1 гыйнвар 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2022 елның 7 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм көндез томан, күз күреме начарлану белән буран, бозлавык, юлларда кар көртләре, төнлә көчәйгәндә секундына 15 метрга кадәр тизлектә көчле җил көтелә.

Яр Чаллыда болытлы һава көтелә, юеш кар, көндез явым-төшемсез. Урыны белән буран, бозлавык, томан көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, төнлә урыны белән көчәйгәндә секундына 15 метрга кадәр тизлектә.

Төнлә минималь һава температурасы -6..-9˚. Көндез максималь һава температурасы +1..-2˚. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.

Пәнҗешәмбе, 6 гыйнвар 2022, 14:37