Хаилдә «Дакар» ралли-марафоны старт алды
Бүген, 2 гыйнварда, Согуд Гарәбстанында «Дакар» ралли-марафоны старт алды, ул 14 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
Бу юлы ралли-марафон тагын да «комлырак» булачак һәм Кызыл диңгез ярларыннан ерактарак узачак.

Оештыручылар 2022 елда ком бик күп булачак дип вәгъдә иттеләр: унике этаптан өчесе тулысынча дюналарда узачак. Өстәвенә, шуларның берсе – марафон этабы, ягъни анда теләсә нинди техник ярдәм тыела. Ралли-марафонның 80 процентка якыны яңа урыннар буенча узачак.
Сүз уңаенда, Эдуард Николаев кичә «Дакар-2022» ралли-марафонының прологын отты.
«КАМАЗ-мастер» командасы «Дакар»ның 44нче басмасына йөк зачетында гамәлдәге җиңүчесе һәм узыш фаворитларының берсе буларак килде.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 2 гыйнвар 2022, 12:50