Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 16 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1 гыйнвардан Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге чаллылыларга элек Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт һәм социаль яклау бүлекләре билгеләгән һәм түләгән түләүләрне, компенсацияләрне һәм пособиеләрне бирәчәк.

Федераль законнарга кабул ителгән төзәтмәләр белән бәйле рәвештә,  Россия Пенсия фондына хәзер 18 меңнән артык түләү эше нигезендә төбәк социаль яклау һәм Хезмәт һәм социаль яклау органнары башкара торган кайбер социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру буенча яңа өстәмә функцияләр һәм бюджет вәкаләтләре йөкләнә.

Пособиеләр, түләүләр һәм компенсацияләр ил халкының биш категориясенә түләнә: балалары булган эшләмәүче гражданнарга, радиация йогынтысына дучар булган затларга, реабилитацияләнгән затларга, медицина күрсәткечләре буенча транспорт чаралары булган инвалидларга (инвалид балаларга), пенсия белән тәэмин итүне Пенсия фонды башкара торган хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына.

Шулай итеп, яңа елдан Россия Пенсия фонды аша балалы гражданнар өчен пособиеләрнең түбәндәге төрләре билгеләнәчәк: 1,5 елга кадәр бала карау буенча эшләмәүче гражданнарга айлык пособие; оешма бетерелүгә бәйле рәвештә эштән чыгарылган хатын-кызларга йөклелек һәм бала табу буенча пособие; бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие; баланы гаиләгә тәрбиягә биргәндә бер тапкыр түләнә торган пособие; чакырылыш буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына бер тапкыр түләнә торган пособие; чакырылыш буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрнең баласына айлык пособие.

Тапшырыла торган чараларның тулы исемлеге белән ПФР сайтында танышырга мөмкин.

Яңа түләүләр, компенсацияләр һәм пособиеләр ведомствоара багланышларны оештыру хисабына билгеләнәчәк, ягъни әлеге социаль ярдәм чараларын алучы гражданнарга түләүләр элек күрсәтелгән реквизитларга автомат рәвештә күчереләчәк. Бу очракта Россия Пенсия фондына мөрәҗәгать итү таләп ителми, дип хәбәр итә ТР буенча Пенсия фондының матбугат хезмәте. Әгәр дә граждан бу пособиеләрне алу хокукына ия, ләкин әле аннан файдаланмаган икән, 2022 елның 1 гыйнварыннан аңа Россия Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.

Шимбә, 1 гыйнвар 2022, 10:20