Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 31 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда территорияләрне төзекләндерү һәм җыештыру буенча санитар-экологик айлык дәвам итә.

Төп эш төрләре - йорт яны территорияләрен, газоннарны чүп-чардан һәм яфраклардан чистарту, агачлар һәм куакларны санитар кисү һәм утырту, чәчәк түтәлләрен казу.

Башкарма комитет хезмәткәрләре Горзеленхоз белән берлектә, Чулман проспектындагы «Адымнар - Чаллы» гимназиясе янында 160 миләш агачы утырттылар. Моннан тыш, Х.Туфан проспектын (Тынычлык проспектыннан Мәскәү проспектына кадәр) һәм Халыклар дуслыгы проспектын (Тынычлык проспектыннан Мәскәү проспектына кадәр 9 комплекс ягыннан) чистарту эшләре башкарылды. 24 куб. м. үсемлек калдыклары җыелган.

Үзәк районы хакимияте коллективы 25 нче мәктәп укучылары белән берлектә Тынычлык проспекты буенча 3 комплекс ягыннан территорияне чистартты.

Үзәк районның 7, 18, 3, 42, 58, 44, 13, 60, 12, 2, 14 комплекслар территориясендә ТИҮ һәм комплексларда яшәүчеләр катнашында 283 чыршы, нарат һәм куаклар утыртылды.

Сөембикә проспекты буенча «Сердце города» торак комплексы янында «Талан» ҖЧҖ һәм «Горзеленхоз» ААҖ вәкилләре тарафыннан 40 чыршы утыртылды.

16 комплекс территориясендә «Үзәк 16» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе тарафыннан территорияне җыештыру, куаклар кисү һәм 12 чыршы һәм 400 куак утырту оештырылды.

Тынычлык проспектында Автозавод районы хакимияте һәм территориаль иҗтимагый үзидарә хезмәткәрләре чүп-чар һәм яфраклар җыйдылар. Анда 20 кеше катнашты. 2,6 гектардан 13 куб. м чүп-чар җыелды.

25, 48, 49, 51 комплекслардагы иҗтимагый киңлекләрне җыештыруда ТИҮ активлары катнашты. 25/18, 48/06, 49/10, 49/11, 49/13, 51/04 торак йортлары янындагы скверлар һәм парковка мәйданчыклары чистартылды

63 микрорайон территориясендә Горзеленхоз белгечләре 30 чыршы утыртты.

Комсомол районы хакимияте хезмәткәрләре Яр Чаллы проспектының Орловка поселогы янындагы бүлү полосасында 100 төп груша агачы утыртуда катнаштылар.

Шәһәр территориясен җыештыруда барлык идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре, территориаль иҗтимагый үзидарәләр, «Булгарпиво» ААҖ, «Пятерочка» кибете, «2/18» бизнес-үзәге актив катнашты.

Бүген шәһәрне төзекләндерү эшләрендә 200дән артык оешма катнашты, бу - 1738 кеше. 161 куб. метрдан артык үсемлек һәм көнкүреш калдыклары җыелган, 912 агач һәм куак утыртылган. Сентябрь-октябрь айларында утыртылган агачларның һәм куакларның гомуми саны 14 949 данә тәшкил итте.

Территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк.

Шимбә, 23 октябрь 2021, 16:21